14 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова балигъ булмаган балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча онлайн-тест үткәрде.
Очрашу барышында юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләренең нәрсә аңлатканын искә төшерделәр. Шулай ук балаларга юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар ни өчен кирәк булуы турында сөйләделәр.
Балалар шактый югары белем дәрәҗәсен күрсәттеләр. Кайбер сораулар кыенлыклар тудырды, димәк, юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен кабатлау буенча системалы эш алып бару зарур.
Әлеге чарада актив катнашырга әти-әниләр дә җәлеп ителде. Нәкъ менә уртак эш балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга ярдәм итә, юлларда хәвеф-хәтәрләрне кисәтергә булыша.