«Өмет» социаль приютында Яңа ел чаралары башланды

2021 елның 17 декабре, җомга

Яңа ел чаралары кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уен калейдоскобы» дигән күңел ачу чарасы узды.

Бәйрәмне оештыру, әзерләү һәм үткәрү эшен «Индиго – новое поколение» отряды волонтерлары үз өстенә алды. Волонтерлар бию разминкасы, күңелле һәм кызыклы эстафеталар үткәрделәр, гадәти булмаган ярышлар әзерләделәр. Балалар җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар, үзара ярдәм һәм коллективлык хисе күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, күтәренке кәеф алдылар. Ипподромда узачак киләсе чарага чакыру приютта тәрбияләнүчеләр өчен төп бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International