Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече велотренажер кулланып, индивидуаль дәвалау-профилактика дәресе үткәрде. Чара «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» проекты кысаларында уздырылды. Аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның актив озын гомерлелек чорын озынайту һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру.
Дәрестә хезмәткәр велотренажерның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде, шулай ук аны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Социаль хезмәт алучы мондый дәресләр ярдәмендә, өйдән чыкмыйча, мускулларны, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасын ныгытырга, физик көчне һәм чыдамлыкны үстерергә, ә иң мөһиме – аны бик нык борчый торган тез буынын ныгытырга мөмкин икәнлеген белде. Моннан тыш, дәресләр күтәренке кәеф бүләк итә, игътибарны, хәтерне, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта.
Социаль хезмәтләр алучы ханым «Гармония» үзәге белгеченә игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.