«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проекты уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул тернәкләнүче балаларга яңа кызыклы дөньяга чуму һәм үзләренең көндәлек проблемаларын оныту өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Кызыклы һәм мавыктыргыч фильмнар балаларга мәгълүматны яхшырак үзләштерергә, материалны җиңел кабул итәргә мөмкинлек бирә. Тема буенча әңгәмәләрдән, фильмнар караудан тыш, балаларга кызыклы иҗади биремнәр, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителә. Мәгълүмат тапшыруның оригиналь формасы дөньяны танып белү процессын мавыктыргыч һәм үтемле итә.

«Мобиль планетарий ярдәмендә үткәрелә торган чаралар балаларның тормыш тәҗрибәсен киңәйтергә, хисләрен баетырга, эрудицияне яхшыртырга, белем һәм яңа тәэсирләр алырга ярдәм итә», – дип уртаклаша социаль педагог Илсинә Нуриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International