Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы мозаика» дигән конкурс-уен программасы узган. Чара балаларның дустанә мөнәсәбәтләрен формалаштыру, аларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылды.
2022 елның 12 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 111 эшсез граждан исәпләнә, бу 2021 елның 29 декабрь аена караганда 211 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 721 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.
«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче тапкыр көндезге төркемдә очрашу узган.
Дүшәмбе, 10 гыйнвар көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге булу бүлегендә кызыклы дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар оригами техникасы белән таныштылар.
10 нчы гыйнвар көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бармак белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Иҗади эшчәнлекнең мондый төре кулларның вак моторикасын һәм тактиль сизгерлеген, шулай ук фантазияне бик яхшы үстерә.
2022 нче елда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән көндезге төркем белән дәресләр дәвам итте.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина cоциаль хезмәт алучылар белән түбән физик активлыкның зыяны турында әңгәмә үткәрде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше куркынычы нидә, бу нинди авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
11 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү көне узды.
11 гыйнварда Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының планнан тыш утырышы булды.