Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы мозаика» дигән конкурс-уен программасы узган. Чара балаларның дустанә мөнәсәбәтләрен формалаштыру, аларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылды.
Балаларга «Рус рәссамнары иҗатында кыш» дигән слайд-шоу күрсәттеләр, шулай ук конкурслар, викторина, эстафета-ярыш үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп кышкы тематикага табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, төрле халыкларның кышкы традицияләре турында бик күп яңалыклар белделәр. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, белемнәрен тирәнәйттеләр.
Тәрбияче Фельсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый уен чаралары баланың танып-белү өлкәсен, зирәклеген һәм тапкырлыгын, аралашу культурасын үстерүгә, ел фасыллары турында күзаллауларны ныгытырга, гомуми күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.