Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина cоциаль хезмәт алучылар белән түбән физик активлыкның зыяны турында әңгәмә үткәрде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше куркынычы нидә, бу нинди авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
Лекциядән соң шәфкать туташы интернат-йортта яшәүчеләргә гади күнегүләр күрсәтте, аларны һәркем бүлмәдә разминка яки зарядка рәвешендә эшли ала.
Гөлшат Җиһаншина сүзләренә караганда, чараның темасы бигрәк тә кыш көне бик актуаль, күпләр урамга салкыннар аркасында сирәгрәк чыгарга тырыша. Мондый профилактик әңгәмәләр яшәүчеләрнең үз сәламәтлекләренә карата кызыксынуларын арттырырга, адаптив физкультура буенча тернәкләндерү дәресләрендә катнашуга стимул бирергә тиеш.