10 нчы гыйнвар көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бармак белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Иҗади эшчәнлекнең мондый төре кулларның вак моторикасын һәм тактиль сизгерлеген, шулай ук фантазияне бик яхшы үстерә.
Балалар бик теләп бармакка буяулар төшереп, кышкы урман рәсемнәре ясадылар. Эшләр матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
Гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау балаларда гына түгел, аларның әти-әниләрендә дә күп уңай эмоцияләр уятты. Өстәвенә, мондый кызыклы шөгыльне балалар белән өйдә кабатлау җиңел.