Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 55 734 вакансия тәкъдим итә

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 12 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 111 эшсез граждан исәпләнә, бу 2021 елның 29 декабрь аена караганда 211 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 55 734 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 185 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 87 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 9 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International