Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 721 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 12 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 256, 302 һәм 139 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Менделеевск (+6) һәм Чистай (+1) шәһәрләрендә күзәтелә.

Яр Чаллыда 2021 елның 29 декабреннән хәл үзгәрмәде – шәһәрдә 1 141 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International