Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, әмма бәйрәм тамашалары тәмамланмады. 13 гыйнвар көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Кар бабай кунакка килгән. Аның белән очрашуда 28 реабилитант һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 13 гыйнварда «Поле чудес» уены уйналды. Тугыз социаль хезмәт алучы интеллектуаль викторинада үз мөмкинлекләрен сынады.
Ел саен 11 гыйнварда Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова шушы датага багышланган дәрес үткәрде.
«М. П. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы» Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ 148 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 8 996,1 мең сум булган бурычын түләде.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чаралары уза – учреждениедә иске Яңа елны билгеләп үтәләр.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үзеңә ышан» клубы утырышы узды. Чарада җиде яшүсмер катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында үз-үзеңне бәяләү һәм үз-үзеңне күрсәтү куркынычын киметүгә юнәлдерелгән «Мин – ул мин» дигән мини-тренинг узды.
12 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова өлкән мәктәп яшендәге балалар белән «Аҗдаһаны тынычландыр» тренингы үткәрде. Чараның максаты – яшүсмерләр арасында үз-үзеңне агрессив тотуны коррекцияләү.
Ком терапиясе буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана. Аларны шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина үткәрә.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы арт-терапия дәресенең темасын уйлап табуга кышкы пейзажлар илһамландырды.