ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Хатирәләр терапиясе – өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең тәкъдим ителгән һәм нәтиҗәле технологияләренең берсе. Ул Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да уңышлы кулланыла.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр урманда булдылар. Саф һавада йөрү интернат-йорт карамагындагыларны энергия һәм яхшы кәеф белән сөендерде.

10 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Гадәтләр йөге» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – үз-үзеңне анализлау күнекмәләрен камилләштерү һәм начар гадәтләрдән арынуның кулай ысулларын эзләү.

Балаларны мәктәпкә җайлаштыру, мәктәп конфликтларына коррекция ясау максатыннан 11 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова кече мәктәп яшендәге балалар белән «Урман мәктәбе» коррекцион әкиятләр җыентыгыннан «Укытучы өчен букет» дигән терапия әкиятен уку буенча дәрес үткәрде.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Лениногорск районының «СпецСтройСервис» ҖЧҖ 824 хезмәткәргә 2 232 мең сум түләде.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырырга тиеш. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

Юлларда балалар имгәнүләрен кисәтү буенча эш кысаларында 8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлда дисциплина» дигән дәрес узды. Аны тәрбияче Елена Зверева үткәрде.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International