«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр оригами техникасы белән таныштылар

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Дүшәмбе, 10 гыйнвар көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге булу бүлегендә кызыклы дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар оригами техникасы белән таныштылар.

Чара башында катнашучылар сәнгатьнең бу төре турында презентация карадылар, аларга кәгазь сыннар ясау схемасын күрсәттеләр һәм аңлаттылар. Аннары тернәкләнүчеләр мөстәкыйль иҗади эшкә кереште. Алар мавыктыргыч процесс белән шөгыльләнеп, кулларның вак моторикасын һәм түземлекне үстерделәр.

Чарада барлыгы тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International