Мөмкинлекләре чикле яшь инвалидлар көндезге төркемнәрдә үткәрелә торган дәресләргә йөри

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче тапкыр көндезге төркемдә очрашу узган.

Гаилә белән эшләү белгечләре Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова пластилинография буенча мастер-класс үткәрделәр. Иҗади процесс чарада катнашучыларга күтәренке кәеф бирде. Алар пластилинны горизонталь яссылыкка салып, бармаклар ярдәмендә таратырга тырыштылар. Аннары катнашучылар пластилиннан ясалган оекларны төрле төстәге бизәкләр һәм бисер белән бизәделәр.

Иҗади эштән соң психолог Евгения Бочкарева катнашучыларга үз-үзеңне уңай бәяләүгә юнәлдерелгән берничә күнегүне башкарырга тәкъдим итте. Инвалидларга үз көчләрен тулысынча аңлау мөмкинлеге бирелде.

Эшчәнлек төрләре арасында тәнәфесләрдә физкультминуткалар үткәрелде, ә дәрес ахырында катнашучылар «Өч песи» дип исемләнгән өстәл уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International