2022 нче елда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән көндезге төркем белән дәресләр дәвам итте. Элеккеге кебек үк үткәрелә торган эш социаль изоляцияләнүне җиңеп чыгу һәм үсешләрендә тайпылышлар булган яшьләрнең социомәдәни тернәкләндерү һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Быел беренче дәрес 11 гыйнварда булды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән бергә йон һәм кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар.