11 гыйнварда Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының планнан тыш утырышы булды.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан «Cоциаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпләү һәм мониторинг» мәгълүмати системасы аша кергән имин булмаган гаиләләр турында алты сигнал карталарны карау кертелгән иде.
Каралган cигнал карталар буенча тиешле карарлар кабул ителде. Барлык гаиләләр дә компетенция чикләрендә профилактик эш алып бару өчен ведомстволар исәбенә куелган.