ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа ел «Ел символы – 2022» гаилә конкурсында катнашучыларны котлау белән башланып китте.

Балаларга аноним ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү, психологик ярдәм күрсәтүче белгечләргә ышанычлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 15 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрде.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Фототерапия» һәм «Бармак гимнастикасы» технологияләре буенча дәресләр уздыралар.

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина Олы Лызи авылында тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның хәлен белделәр.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 13 гыйнвар көнне беренче дәрес узды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур традиция бар. Ай саен учреждениедә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау кабул ителгән.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының үсеш алган системасы формалаштырылган.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсен торгызу буенча йөкләмәсен үтәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International