Татарстан пандемиягә кадәрге эш белән тәэмин итү дәрәҗәсенә кайтты

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсен торгызу буенча йөкләмәсен үтәде.

2021 ел ахырына халыкның 62,5% ы, ягъни 1 976,7 мең татарстанлы мәшгуль. План күрсәткече 1 969,7 мең кеше булган. Спикер билгеләп үткәнчә, уңышлар эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүнең турыдан-туры чаралары ярдәмендә мөмкин булган. Әйтик, узган ел 969 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр эшсез гражданнар арасыннан 1 473 хезмәткәргә хезмәт хакы түләүгә субсидия алган.

2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 1,1% ка, Идел буе федераль округында – 0,9% ка тиң.

Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2,4 % тәшкил итте (РФдә – 4,4 %, Идел буе федераль округында – 3,7 %).

Моннан тыш, 2021 елда, узган ел белән чагыштырганда, эш эзләүче гражданнарны эшкә урнаштыру күләмен 38% тан 66% ка кадәр арттыруга ирешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International