«Родник» үзәгендә өлкәннәр белән эшләүдә төрле технологияләр кулланалар

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Фототерапия» һәм «Бармак гимнастикасы» технологияләре буенча дәресләр уздыралар.

Бармак гимнастикасы кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән, бу сөйләмне, фикерләүне, хәтерне, координацияләү хәрәкәтен камилләштерә – болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Өлкәннәр социаль хезмәткәрләр белән бергә пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнәләр, массаж өчен туп, төрле ярмалар ярдәмендә тернәкләндерү күнегүләрен башкаралар.

«Фототерапия» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән җылы хатирәләре белән уртаклашалар, тормышларының кызыклы мизгелләре турында сөйлиләр.

Мондый дәресләр һәм рухи аралашу нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш белән кызыксынуы арта, эмоциональ халәт, фикерләү, хәтер яхшыра, алар психологик һәм социаль ярдәм ала, үз-үзләренә ышаныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International