Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина Олы Лызи авылында тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның хәлен белделәр.
Кунаклар өлкән яшьтәге кешегә тәрбиягә алган гаиләдә ничек яшәве, аның нинди дә булса проблемалары яки теләкләре бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Идея Жилина яшәү шартларыннан һәм аңа өйдәгеләрнең мөнәсәбәтеннән тулысынча канәгать булуын белдерде. Иске Яңа ел уңаеннан ул әлеге вакыйганы бәйрәм итү турындагы хатирәләре белән уртаклашты, яшьлек җырларын җырлады. Комплекслы үзәк белгечләре дә әбине иске Яңа ел белән котладылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.