Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 13 гыйнвар көнне беренче дәрес узды.
Белгечләрнең актив төркеме 2022 елга кабинетның эш планы турында фикер алышты: булган кишәрлекне уңайлы һәм кызыклы методлар белән төзекләндерү мәсьәләләре кузгатылды, яңа идеяләр тәкъдим ителде. Быелдан балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән эш өстәргә, балалар һәм яшүсмерләр өчен айлык төркем дәресләрен эш планына кертергә дигән карар кабул ителде. Мәсәлән, җәйге вакытта балалар кураторлар җитәкчелегендә матур клумба төзегәндә дизайнер-декоратор сыйфатында үзләрен сынап караячаклар. Башка сезоннарда да кызыклы мастер-класслар һәм дәресләр планлаштырылган. Балигъ булмаганнар белән чаралар аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатыннан һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында үткәреләчәк.
Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр планы яңадан каралды, төзәтмәләр һәм кайбер үзгәрешләр кертелде.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ел дәвамында «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр узачак.