Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа ел «Ел символы – 2022» гаилә конкурсында катнашучыларны котлау белән башланып китте.
Конкурс дистанцион форматта узды һәм бәйрәм атмосферасы булдыру, социаль хезмәт алучыларны яңа ел уенчыклары ясау буенча иҗади процесска җәлеп итү максатыннан оештырылды. Балалар ата-аналары белән берлектә үз куллары белән ясаган эшләр кабатланмаслыгы белән аерылып торды.
Яңа ел каникуллары дәвамында конкурс эшләре өчен актив тавыш бирү үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
«Уртак иҗат ата-аналарны һәм балаларны якынайта һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә», – диләр оештыручылар.