Татарстан Республикасы – мәшгуль инвалидлар дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

«2021 елда халыкның зәгыйфь категорияләрен эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелде», – диде катнашучыларга 14 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Эльмира Зарипова.

Узган ел нәтиҗәләре буенча инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе 56,8% тәшкил иткән. Эшкә яраклы һәр өченче инвалид эшли. Инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урында тора.

Мөслим, Мамадыш, Баулы, Азнакай, Чирмешән районнарында инвалидларны эш белән тәэмин итүнең югары дәрәҗәсе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International