ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Алдагы ике көн дәвамында фондкультурныхинициатив.рф сайтының мәгълүмати системасы аша дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр үзләренең иҗади проектларын тапшыра ала.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә индивидуаль һәм төркем эш формалары да кулланалар.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

2021 елның декабрь ахырында Республика балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы булды. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында һәр көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәресләр уза.

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Интернет: уңай һәм тискәре яклары» дигән мәгълүмати дәрес үткәрде. Дәрестә балигъ булмаган балалар катнашты.

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 13 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина «Син башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен беләсеңме?» темасына викторина уздырды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Аеклык ноктасы» клубында катнашучылар белән төркемле психиагностика үткәрде. Аның максаты – социаль куркыныч хәлдә булган гаилә әгъзаларының үз-үзен девиант тотышын тикшерү.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

15 гыйнвар көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрына баруны оештырды. «Кияүле кызлар кияве» спектаклен 24 гаилә карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International