Балаларга аноним ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү, психологик ярдәм күрсәтүче белгечләргә ышанычлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 15 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрде.
Балалар белән ышаныч телефоны, аны булдыру тарихы һәм эш принциплары турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар психологның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр. Катнашучылар һәркем авыр хәлгә эләгә ала һәм проблема белән бүлешүдән курыкмаска, бер генә очракта да көчләүгә түзмәскә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар үзләре ышаныч телефоны турында белешмәлекләр әзерләделәр һәм аларны үз яшьтәшләренә урамда тараттылар.