Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур традиция бар. Ай саен учреждениедә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау кабул ителгән.
Гыйнвар аенда туган кешеләрне узган җомгада котладылар. Хезмәткәрләр яшәүчеләр белән бергә бәйрәм оештырдылар. Социаль хезмәт алучылар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, шулай ук алар өчен конкурслар үткәрелде. Күңел ачу өлешеннән соң интернат-йорт белгечләре котлау открыткалары һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар да игътибардан читтә калмады. Интернат-йорт директоры Айгөл Маштакова өлкәннәргә озак елларга кырычтай сәламәтлек, иминлек һәм шатлыклы көннәр теләде.
Туган көнен бәйрәм итү традициясе социаль хезмәт алучылар тормышында зур әһәмияткә ия, чөнки өлкәннәр өчен җылылык һәм кайгыртучанлык тою бик мөһим.