25 тән артык кеше хезмәт куя торган эш бирүчеләр «Россиядә эш» порталында кадрлар ихтыяҗы турында мәгълүмат урнаштырырга бурычлы

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

Шулай итеп, вакансияләр турында мәгълүматларны бердәм порталда күрсәтергә тиешләр:

- алдагы ел өчен исемлек буенча уртача саны 25 кешедән артык булган оешмалар;

- шул ук сандагы хезмәткәрләре булган яңа төзелгән, шул исәптән яңадан төзелгән юридик затлар;

- дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары.

Моннан тыш, 2021 елның 1 июленнән «Россиядә эш» сайты аша биш көнлек срокта мәшгульлек хезмәтеннән килгән эш эзләүчене эшкә алу яки алмау турында хәбәр итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар, билгеләнгән квота нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган яки бүленеп бирелгән эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш (Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында законның 25 статьясы).

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова үзенең чыгышында сөйләгәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика территориясендә теркәлгән предприятиеләрнең 30% ы тиешле эшне башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International