Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Республика 2023 елда Казан шәһәрендә Махсус Олимпиада уеннарын үткәрүгә актив әзерләнә. Әлеге масштаблы чарага әзерлек кысаларында психик бозылулары булган гражданнар өчен барлык интернат-йортларда менталь тайпылышлары булган инвалидларны беренчел көнкүреш күнекмәләренә һәм социальләштерүгә укыту оештырылды. Барлык чараларда югары потенциалы булган 164 кеше катнаша.
Республикада, Россия Федерациясендәге кебек үк, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны һәм аларның гомуми санында өлеше арту тенденциясе күзәтелә.
2021 ел башына республикада 290,8 мең инвалид исәпләнә, шул исәптән 16 мең инвалид бала. Республикада төзелгән система ел саен 18 мең инвалидка һәм инвалид балаларга реабилитация хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасында 2021 елда 8 428 социаль контракт төзелгән, алар 25 меңгә якын кешене колачлаган. Һәр икенче социаль контракт эшкә урнаштыру максаты белән төзелгән.
Халыкның тормыш сыйфаты мәсьәләсе хезмәткә түләү дәрәҗәсе белән бәйле. Татарстан Республикасы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы позицияләрне били, район коэффициентларын исәпкә алып, Пермь краеннан кала 2 нче урында тора. 2021 елның гыйнвар-октябрь айларында төбәк буенча уртача хезмәт хакы 43 110,4 сум тәшкил иткән.
«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәт алучылар өчен, аларның гаиләләрендә психологик микроклиматны яхшырту максатыннан оештырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын үстерү буенча эш дәвам итә. Моның өчен уен терапиясе актив кулланыла.
2019 елдан Зәй районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү гамәлгә ашырыла. Моның өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең федераль программа буенча нәкъ менә шушы максатлар өчен алынган махсуслаштырылган автомобиленнән файдаланалар.
13 нче гыйнвар көнне, иске Яңа ел алдыннан, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Эх, бу иске Яңа ел» дигән чара узган.