ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа технология – баш мие ярымшарлары үзенчәлекләрен истә тотып рәсем ясау практикасы башланды. Бу дәресләрне хезмәт буенча инструктор Светлана Боткова үткәрә.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны максатчан күзәтүләр, экскурсияләр аша өлкәннәр дөньясы белән таныштыру буенча эш алып барыла.

31 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков мәктәп яшендәге балалар белән Холокост корбаннарына багышланган дәрес үткәрде.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

1962 елда Татарстан Республикасы Саба районында акылга зәгыйфь балалар өчен балалар йорты оештырыла. Югары Утар балалар интернат-йорты бүгенге көндә психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар ун көн дәвамында юрган бәйләү өстендә эшләделәр. 20 гыйнварда алар Чулпан Бадьина җитәкчелегендә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган бәйләү буенча мастер-класста булдылар. Әлеге чара «Кышкы салкыннарда күңел җылысы» социаль проекты кысаларында оештырылган.

1 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Халыкара Интернетсыз көн кысаларында чара үткәрелде. Дәреснең максаты – социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру.

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән «Интернетсыз көн» дигән чара уздырганнар. Ул балаларның интернет-бәйлелеген киметүгә һәм яшүсмерләрнең реаль аралашу вакытын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Кичә, 31 нче гыйнварда, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үзеңнекеләр арасында үзеңне» дигән темага дәрес узды. Чара «Күңел чыганагы» мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен клуб программасы кысаларында үткәрелде.

Яңа туган балалардан иртә баш тартуны кисәтү, туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Төп статус» программасы кысаларында 28 гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гаилә белән эшләү буенча белгеч «Йөклелек вакытында гаҗәеп үзгәрешләр» дигән темага дәрес уздырганнар. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.

31 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты ветераннар советы вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International