Буа районы яшүсмерләре белән җанлы аралашуның өстенлекләре турында сөйләштеләр

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән «Интернетсыз көн» дигән чара уздырганнар. Ул балаларның интернет-бәйлелеген киметүгә һәм яшүсмерләрнең реаль аралашу вакытын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Чара барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр, реаль аралашуның өстенлекләре һәм виртуаль дөньяга бәйлелекнең зыяны турында дискуссиядә катнаштылар. Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар балаларны үзләренең якыннары һәм дуслары белән тере аралашу күнекмәләренә, үзләренең чын хис-тойгыларын социаль челтәрләрдә смайликлар аша күрсәтергә түгел, ә аралашу вакытында белдерергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International