Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны максатчан күзәтүләр, экскурсияләр аша өлкәннәр дөньясы белән таныштыру буенча эш алып барыла.
Шушы көннәрдә тәрбиячеләр Марина Николаева, Лилия Хафизова һәм Леля Алфавиевна балигъ булмаган балалар өчен «Азык-төлек кибетенә» дигән максатчан экскурсия оештырдылар. Чара алдыннан җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл йөрү кагыйдәләре, ашамлыклартурында алдан әңгәмә үткәрелде.
Кибеткә барганда педагоглар урамнарның исемнәрен атады, балаларның игътибарын биналарга юнәлтте. Кибетнең үзендә тәрбияләнүчеләр гомуми тәртипкә, чисталыкка, барлык продуктларның үз урыннарында булуына игътибар иттеләр. Шулай ук экскурсия барышында балигъ булмаганнар сатучының вазифалары турында белделәр. Балалар бу авыр хезмәтнең хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек икәнен аңладылар.
Экскурсия ахырында балаларны кәнфитләр белән сыйладылар.