31 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты ветераннар советы вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.
Очрашуда катнашучылар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары, аерым алганда, аларга чит ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнгән очракта, гражданнарга бушлай социаль хезмәт күрсәтү пакеты алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Шулай ук очрашуда «Олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, катнашучыларга тематик мәгълүмат материалы тапшырдылар.
Очрашуда катнашучылар темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. «Ышаныч» үзәге белгечләре барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирделәр.