«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Интернетсыз көн кысаларында чара узган

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

1 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Халыкара Интернетсыз көн кысаларында чара үткәрелде. Дәреснең максаты – социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру.

Чара башында белгеч гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган дата турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар «Интернетсыз тормышыбыз нинди булыр?» дигән видеоролик карадылар, Бөтендөнья пәрәвезенең уңай һәм тискәре яклары турында белделәр. Видеоролик турында фикер алышканда катнашучылар реаль дөнья турында да онытырга ярамый, дип билгеләп үттеләр.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International