ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа мөмкинлекләр вакыты» дигән яңа технология кертелә. Ул өлкән яшьтәге кешеләрне заманча мәгълүмати технологияләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан «Мәрхәмәтле йөрәкләр» эчке волонтерлар отряды эшли. Әлеге хәрәкәтнең төп бурычы – волонтерлык эшчәнлеге аша яшәүчеләрнең үз-үзләрен ачу.

2 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында 2 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Серле космос» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларда танып-белү кызыксынуларын үстерү, вак моториканы һәм хезмәт сөючәнлекне үстерү максатыннан үткәрелде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге социаль хезмәт алучылар өй хуҗалыгы буенча дәрестә катнаштылар. Чараның максаты – гражданнарның хуҗалык-көнкүреш эшчәнлегендә мөстәкыйльлеген арттыру.

2 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне ил тарихының героик сәхифәләре белән таныштыру максатыннан «Ватанның бөек уллары» дип исемләнгән викторина узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен дәресне тәрбияче Марина Анисимова үткәрде.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 2 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 539 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 63 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 283 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Төсле дөньям» дигән темага чара узды. Аның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны психик һәм эмоциональ халәтне яхшырту буенча сәламәтлекне саклаучы алым белән таныштыру.

31 нче гыйнварда Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Екатерина Чигвинцева һәм Чулпан Бадьина социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшерү максатыннан районга барып өйләрендә булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International