Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр яңа технология үзләштерәләр

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа технология – баш мие ярымшарлары үзенчәлекләрен истә тотып рәсем ясау практикасы башланды. Бу дәресләрне хезмәт буенча инструктор Светлана Боткова үткәрә.

Инновациянең асылы баш мие ярымшарлары арасында дөрес элемтәләрне, координацияне һәм үзара бәйләнешне торгызу булып тора. Бу бигрәк тә инсульт, инфаркт кичергән яшәүчеләр өчен актуаль. Мондый социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләндерү процессын тизләтү өчен интернат-йортта ярымшарлар бәйләнешен үстерүнең яңа методикаларын, аерым алганда, рәсем ясаганда көзге куллана башладылар. Инновация бик кызыклы килеп чыкты: көзге ярдәмендә рәсемнәрне күчереп, социаль хезмәт алучылар күз үлчәмен үстерә, хәрәкәтләрнең төгәллеген һәм координациясен арттыра.

Уңай мисаллар бар инде. Әйтик, 61 яшьлек Анатолий Гурьяновның инсульттан соң кулы бөтенләй хәрәкәтләнми иде. Хәзер аңа предметларны алу җиңелрәк, ул үз-үзен активрак күрсәтә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International