Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар ун көн дәвамында юрган бәйләү өстендә эшләделәр. 20 гыйнварда алар Чулпан Бадьина җитәкчелегендә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган бәйләү буенча мастер-класста булдылар. Әлеге чара «Кышкы салкыннарда күңел җылысы» социаль проекты кысаларында оештырылган.
Әзер эшләнмәләрне – йомшак җылы юрганнарны – интернат-йорты карамагындагыларга бүләк иттеләр. Әбиләр мондый игътибарга һәм кайгыртуга бик шат иделәр. Комплекслы үзәк белгече сүзләренә караганда, өлкән кешеләрнең мондый хис-тойгылары – бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәргә этәргеч.