Яңа туган балалардан иртә баш тартуны кисәтү, туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Төп статус» программасы кысаларында 28 гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гаилә белән эшләү буенча белгеч «Йөклелек вакытында гаҗәеп үзгәрешләр» дигән темага дәрес уздырганнар. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.
Оештыручылар катнашучыларга «Ромашка» күнегүен ясарга тәкъдим иттеләр, «Йөклелек вакытында тәннең гаҗәеп үзгәрешләре» ролигын күрсәттеләр. «Хаостан – гармониягә» пластилин белән күнегү һәм «Бәхетле йөклелек» релаксацион күнегүләре хатын-кызларның киеренкелеген төшерүгә, арыганлыгын бетерүгә, эмоциональ халәтен гармонияләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Үзәк хезмәткәрләре йөкле хатын-кызларга бала тапкан чорда хатын-кыз организмында анатомик һәм физиологик үзгәрешләр турында сөйләделәр, ә дәрес ахырында булачак әниләргә «Йөклелек календаре» дигән тематик белешмәлекләр тапшырдылар.