Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге социаль хезмәт алучылар өй хуҗалыгы буенча дәрестә катнаштылар. Чараның максаты – гражданнарның хуҗалык-көнкүреш эшчәнлегендә мөстәкыйльлеген арттыру.
Дәрес башында социаль хезмәт алучылар «Өй хуҗалыгы» сүзе белән таныштылар һәм йорт хуҗалыгын алып баруның нәрсә икәнлеген белделәр. Катнашучыларга кием үтүкләгәндә хәрәкәтләрнең эзлеклелеге турында сөйләделәр, үтүкнең состав өлешләре һәм аны куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Тернәкләнүчеләр бик теләп үзләренең осталыкларын һәм алган күнекмәләрен күрсәттеләр. Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар үтүк ярдәмендә күлмәк итәген бөгергә өйрәнде.
Чарада сигез кеше катнашты.