Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан «Мәрхәмәтле йөрәкләр» эчке волонтерлар отряды эшли. Әлеге хәрәкәтнең төп бурычы – волонтерлык эшчәнлеге аша яшәүчеләрнең үз-үзләрен ачу.
Хәрәкәттә социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар иҗади, социаль-хезмәт, социаль әһәмиятле эшчәнлектә катнашалар. Бүген, әйтик, волонтерлар учреждение территориясен кардан чистартырга булыштылар.
«Безнең волонтерлар – тормышның төрле өлкәләрендә җәмгыять файдасына эшләргә сәләтле актив һәм инициативалы гражданнар. Шулай ук алар безнең карамактагыларга кирәкле вакытта ярдәм кулы сузалар», – ди социаль эш буенча белгеч Д.В. Гыйльфанова.