Республиканың эш бирүчеләре тарафыннан 54 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2022 елның 2 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 539 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 63 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 53 991 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 920 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 530 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 44 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International