«Веста» үзәге белгече җитәкчелегендә балалар космосны өйрәнәләр

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында 2 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Серле космос» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларда танып-белү кызыксынуларын үстерү, вак моториканы һәм хезмәт сөючәнлекне үстерү максатыннан үткәрелде.

Төркем дәресендә балалар космос турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, кояш системасы турында видеодәрес карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Алга таба аларга пластилиннан кояш системасы моделен ясарга тәкъдим ителде. Моның өчен хезмәт буенча инструктор әзер модель үрнәген күрсәтте, эш алымнарын аңлатты, пластилин белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын искә төшерде, хәрәкәтләрнең эзлеклелеген күрсәтте. Һәр бала үз эшен җиренә җиткереп башкаруга бик җаваплы карады, фантазия, иҗади фикерләү һәм игътибарлылык күрсәтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пластилин белән эшләү вакытында баш миенең иҗади фикерләү өчен җавап биргән уң ярымшары активлаша, кулларның вак моторикасы яхшыра, нерв системасы тотрыклана. Балада форма һәм төс турында төшенчә формалаша, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулар киңәя.

Әлеге чарада 10 балигъ булмаган социаль хезмәт күрсәтүдә торучы, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International