«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләренә яктылык терапиясе ысулын тәкъдим иттеләр

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Төсле дөньям» дигән темага чара узды. Аның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны психик һәм эмоциональ халәтне яхшырту буенча сәламәтлекне саклаучы алым белән таныштыру.

Чара барышында катнашучылар кайбер төсләрнең психофизиологик һәм психологик эффектлары турында һәм аларның һәрберсенең, кешенең психоэмоциональ хәленә карап, уңай һәм тискәре үзлекләре булырга мөмкинлеге турында белделәр. Төрле төсле слайдлар күрсәтү барышында социаль хезмәт алучылар, үз хисләрен күзәтеп, ни өчен аларга теге яки бу төс ошау / ошамау турында фикер алыштылар, үз тормышларыннан мисаллар китерәләр. Аннары катнашучылар карандаш һәм фломастерлар ярдәмендә кәефләрен белдерделәр.

Социаль хезмәт алучылар яктылык терапиясе нәтиҗәләреннән һәм кызыклы аралашудан канәгать калдылар. Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International