«Кайгырту» социаль приютында патриотик юнәлештәге дәрес үткәрделәр

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне ил тарихының героик сәхифәләре белән таныштыру максатыннан «Ватанның бөек уллары» дип исемләнгән викторина узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен дәресне тәрбияче Марина Анисимова үткәрде.

Чара барышында балалар ил тарихы һәм аның геройлары белән таныштылар, «Сезгә дан һәм намус» китап күргәзмәсе буенча сәяхәт кылдылар, Сталинградның героик битләре турында белделәр. Тематик викторина вакытында белгеч электрон презентация һәм документаль кинохроника кадрларын кулланды.

Башкарылган эшләрдән соң яшь катнашучылар үз ватанының тарихын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International