ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2022 ел
җомга

Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 3 нче февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Һөнәрчелек йорты хезмәткәрләре белән берлектә музыкаль дәрес оештырылган. Аның максаты – музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү аша балаларның музыкаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

3 февраль көнне Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Гаиләдә балаларның хокуклары» дигән темага мәгълүмат сәгате оештырганнар. Чарада җиде социаль хезмәт алучы катнашты.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш кысаларында 3 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын барлыкка килү сәбәпләре» дигән дәрес узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.

3 февраль көнне Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ведомствоара социаль патронаждагы социаль хезмәт алучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы мәсьәләләре буенча ведомствоара консилиум булып узды. Утырыш дистанцион форматта узды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Игротека» клубы эшли. Һәр көнне өстәл уеннары ярдәмендә социаль хезмәт алучылар хәтерне, логик фикерләүне үстерә, шулай ук танып белү күнекмәләрен камилләштерә.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы туры эфир узды. Министр Э. Ә. Зарипова туучылар санын стимуллаштыруга, республикада аналарга һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты «Блокадалы икмәк» дигән Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды.

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Программист һөнәре» дигән чара үткәрде.

«НКО-онлайн» даими VR-күргәзмәсендә катнашу өчен теркәлү ачылды. Проект тәҗрибә уртаклашу, үз инициативалары һәм проектлары турында мәгълүмат бирү, виртуаль чаралар, вебинарлар, лекцияләр һәм башка активлыклар үткәрү өчен бердәм мультимедиа киңлегендә социаль юнәлешле оешмаларны берләштерергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International