Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 283 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.
Шулай ук Кама Аланы һәм Алабугада эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 2 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 131 һәм 249 эшсез кеше исәптә тора.
Эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+25), Менделеевскида (+1) һәм Түбән Камада (+16) күзәтелә.
Чистайда бер атна эчендә хәл үзгәрмәде, анда элеккечә 107 эшсез граждан исәпләнә.