31 нче гыйнварда Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Екатерина Чигвинцева һәм Чулпан Бадьина социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшерү максатыннан районга барып өйләрендә булып кайттылар.
Шулай ук белгечләр, сәламәтлеге начараю сәбәпле, алты социаль хезмәт алучыга планнан тыш типизация үткәрделәр. Тикшерү барышында барлык өлкән кешеләр белән әңгәмәләр үткәрелде, COVID-19 вакцинациясе кирәклеге аңлатылды. Гражданнарга профилактика чаралары турында искәрттеләр, омикрон-штамм турында белешмәлекләр тапшырдылар.