«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре Ветераннар советы белән мәгълүмати очрашу уздырдылар

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм юрисконсульты Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.

Катнашучыларга үзәкнең эшчәнлеге, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре, аларны күрсәтү тәртибе һәм шартлары, 2022 елның 1 гыйнварыннан әлеге хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында сөйләделәр. Шулай ук нинди гражданнар категорияләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә бушлай күрсәтелә торган хезмәтләргә дәгъва кыла алуы турында әйтелде, катнашучылар озак вакытлы карау системасы кысаларында бушлай социаль пакет турында белделәр.

Очрашуда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. «Ышаныч» белгечләре тәрбиягә өлкән кешене алу, тиешле килешүне төзү һәм өзү, ай саен акчалата түләү тәртибен аңлаттылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Ышаныч» комплекслы үзәге белән Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы арасында халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Тыңлаучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде, мәгълүмати буклетлар таратылды, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең координаталары һәм контакт белешмәләре калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International