ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил И.В. Волынец инициативасы белән «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын тормышка ашыру буенча эш оештырылды. Төрле менталь тайпылышлары булган балаларның һәм өлкәннәрнең ихтыяҗларын ачыклау максатыннан 2022 елның 15 мартына кадәр социологик тикшеренү үткәрелә. Ул ирекле булып тора.

«Татнефть» Хәйрия фонды «Игелек энергиясе» VII социаль инициативалар конкурсына гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Гаризалар 2022 елның 9 мартында 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

«Әтиләр берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе деструктив үсмерләрне тәрбияләү һәм социальләштерү юнәлешендә эшләү өчен көчләрне берләштерде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре күркәм традицияне дәвам итәләр – юбилярларны туган көне белән котлыйлар.

7 февральдә «Җилкән» баланың аралашу күнекмәләрен формалаштыру һәм шәхесне адекват бәяләү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Евгения Бочкарева «Сәлам, индивидуальлек!» онлайн-тренингын үткәрде.

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучыларны традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырды.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уйнап үсәм» технологиясен тормышка ашыру кысаларында ковролинография кулланып дәресләр үткәрелә. Әлеге уеннар – универсаль пособиеләр, алар күп тапкырлар кулланыла.

7 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Венера Якупова «Туган як буйлап сәяхәт» циклыннан дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты. Дәреснең максаты патриотик хисләр тәрбияләү иде.

Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Торак – 2022» янгын-профилактика операциясен үткәрү кысаларында 4 февральдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Әлеге чаралар «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм өлкән янгын сүндерүче Ленар Нәбиуллин тарафыннан үткәрелде.

2 ноябрьдә HeadHunter хезмәткәрләр һәм эш эзләү сайттында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУдә хокукый озата бару бүлегенең баш белгече һәм бәяләү бүлеге башлыгы вакантлы эш урыннары урнаштырылды. Әмма оешманың вазифаи заты Казанның шәһәр, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә Вакантлы вазыйфалар һәм буш эш урыннары турында мәгълүмат бирү тәртибен бозып, мәшгульлек хезмәте органына тиешле мәгълүматларны җибәрмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International