Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәге ачыла

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2021 елда мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар тормышка ашырылды.

Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2021 елда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләү һәм Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлеген оештыруга карата бердәм таләпләр кертү проектын башкаручы булган. Проектны тормышка ашыру барышында яшь белгечләр социаль яктан якланмаган гражданнар категорияләре өчен яңа комплекслы хезмәтләр эшләнгән. Шулай ук эш бирүчеләр өчен яңа комплекслы хезмәтләр эшләнгән, шул исәптән кече бизнес өчен персоналны бәяләүдә, кадрлар мәсьәләләрен алып баруда, персоналны сайлап алуда ярдәм итү каралган.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген оештыруга карата бердәм таләпләрне гамәлгә кертү эшсезлек һәм нәтиҗәсез эш белән тәэмин итү хәвефләренә карата оператив һәм актив эшчәнлеккә, гражданнарның һөнәри потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итүгә һәм эш бирүчеләрнең кадрлар ресурсларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә ярдәм итә.

«Россия эше» кадрлар үзәген ачу 11 февральдә Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86а йорт адресы буенча булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International