«Юлдаш» интернат-йортында компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерле булуларына шартлар тудыру максатыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер һәм мобиль белемнәргә өйрәтү буенча чираттагы дәрес узды. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде.

Компьютер һәм мобиль белемлелек хәзерге заман кешесенең, шул исәптән өлкәннәрнең тулы канлы тормышы өчен кирәкле фактор булып тора. Компьютер грамоталылыгына өйрәтү социаль хезмәтләр алучыларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның танып-белү активлыгын стимуллаштыра һәм мәгълүмати компетентлыкны арттыра.

Дәрес вакытында хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова һәр укучыга индивидуаль якын килә, чөнки һәркем үз белем дәрәҗәсенә ия. Компьютерда эшләүдән тыш, интернат-йортта яшәүчеләрне кесә телефоныннан файдаланырга өйрәтәләр. Алынган күнекмәләр көндәлек тормышта файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International